news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта татар милли киемнәре күргәзмәcе була

11-25 майда Санкт-Петербургның «Һөнәрләр палатасы»нда (Адмиралтейская каналы яр буе, 23) «Дәверләрнең алтын җебе» дип аталган эксклюзив күргәзмә узачак. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәдә заманча татар ир-ат киеме үрнәкләре тәкъдим ителәчәк. Алар татар мотивларын үз эченә алган чигешләр белән бизәлгән, тантаналы очраклар һәм эшлекле очрашуларда кию өчен билгеләнгән. Әлеге теманы Санкт-Петербург Милләтләр йорты, Ленинград өлкәсе Дуслык йорты, «Ак калфак-Нева» Санкт-Петербург татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, «Файда» Татар мәдәнияте җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы фондларында сакланучы, татар фольклоры традицияләрендә тегелгән, бәйрәмнәрдә һәм көн саен киелә торган хатын-кыз киемнәре тулыландыра.

Үз чиратында, экспозициядә традицион милли костюмнар, алтын һәм энҗе кулланып чигелгән интерьер, көнкүреш әйберләре дә тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100