news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта дөнья күргән Русь тарихының беренче томында киң күләмдә болгар елъязмалары да кулланылган

Санкт-Петербургта дөнья күргән Русь тарихының беренче томында киң күләмдә болгар елъязмалары да кулланылган

(Санкт-Петербург, 22 май, «Татар-информ», Рәхим Теләшев). Санкт-Петербургның «Политехника» нәшриятында «История Руси. С древнейших времен до Олега Вещего» исемле китап басылып чыкты. Бу фундаменталь хезмәт биштомлык итеп уйланылган. Әле басылып чыккан китап - аның беренче томы. Китапның авторы профессор, Россиянең һәм Болгариянең сәясәт фәннәре докторы, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Россия һәм чит илләрнең тармак академияләре әгъзасы, 400дән артык фәнни хезмәт авторы Юрий Константинович Бегунов.

Китап «История Руси» дип аталса да, нигездә, киңлеге, вакыты һәм мәйданы белән дөнья тарихының киң катламын чагылдыра.

Ләкин фундаменталь бу хезмәтнең төп яңалыгы булып, рус галимнәренең хезмәтләре белән беррәттән, монда беренче тапкыр болгар елъязмалары да кулланылуы тора. Алар арасында болгар халкының риваятьләре тупланган «Чулман толгау» исемле бастырырга әзерләнгән 8 томлык кулъязма китабы, «Җәгъфәр тарихы» һ.б. бар.

Болгар чыганакларының зур күпчелеге әле инкыйлабка кадәр үк юк ителгән булган. Үткән гасырның 30нчы елларында НКВД хезмәткәрләре тарафыннан борынгы болгар елъязмаларының соңгы төп нөсхәләре дә яндырылган. Әмма болгар чыганакларының бер өлеше рус телендә сакланып калган. Ельязмаларның икенче бер өлеше 1993 елда Оренбургта басылып чыга. Ләкин рәсми Мәскәү һәм рәсми Казан әлеге болгар елъзмаларын ялган документ дип таный. Әмма Казанның, Мәскәүнең, Санкт-Петербургның кайбер танылган галимнәре болгар елъязмаларын реаль тарихи вакыйга һәм өйрәнергә лаеклы дип саный. Болгар кулъязмалары белән якыннан кызыксынган Петербург галимнәреннән мин фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Риза Хәлилрахманович Бариевны, тарих фәннәре кандидаты, Дәүләт Эрмитажы хезмәткәре, Кубрат хан хәзинәләрен саклаучы Злата Александровна Львованы әйтер идем. Минем фикеремчә, рус галимнәре һәм иҗат коллективлары арасында да һәм шулай ук татар галимнәре арасында да мондый ялган документларны иҗат итә алырлык бөек кешеләр юктыр.

Юрий Константинович Бегуновның зур казанышы шунда ки, ул рус галимнәре арасында беренче тапкыр болгар чыганакларын фәнни әйләнешкә кертте. Моның ачык мисалы булып, галимнең әлеге китабы тора. Бу китап болгар чыганакларын кулланудан отты гына, чөнки алар Россия һәм дөнья тарихы битләренең мәгънәсен аңлап җиткерү өчен яңа буяулар һәм төсләр өстәде.

Китап тере, матур тел белән язылган. Юрий Константиновичның иҗатында юкка гына төгәл анализ һәм ялкынлы публицист теле бергә берләшмидер. Бер үк вакытта ук ул күп хезмәт күрсәткән тарихчы галим дә һәм талантлы язучы да.

Минем фикеремчә, Ю.К.Бегуновның бу китабын руслар да, татарлар да, һәм шулай ук Россия Федерациясенең башка халыклары да бик кызыксынып укырлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot