Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербургта «Чыганакларга кайту» күргәзмәсе ачылды
15 гыйнварда Санкт-Петербургның Васильев утравындагы 5нче китапханәдә рәссамнар Ринат Хәнәфиев һәм Алинә Акишинаның «Чыганакларга кайту» күргәзмәсен ачу тантанасы булды.
Чарада татар җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм сәнгать яратучылар катнашты. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов чыгыш ясады. Ул рәссамнарны күргәзмә ачылу белән котлады, мәдәни элемтәләрне саклау өчен мондый проектларның мөһимлеген ассызыклады.
Экспозициядә Кыргызстанга, Чистайга һәм Казанга багышланган матур эшләр тәкъдим ителгән. Күргәзмә берничә атна дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз