news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта чигү остасы Сафия Теляшованың күргәзмәсе узды

https://tatar-congress.org/

Санкт-Петербургтагы Татар мәдәни үзәгендә Сафия Теляшованың гамәли сәнгатьнең бер төре булган чигүгә салынган күренешләрдән тупланган «Гаилә җылысы» дип аталган шәхси күргәзмәсе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сафия Теляшова кулларына инә тотып төрле җепләр белән гүзәллек тудыруга соңгы ун елларда гына тотына. Чигү — борынгы заманнарда барлыкка килгән халык иҗаты төре. Чигү сәнгате нинди ысул белән башкарылуына карамастан, бик нәфис сәнгать һәм зур фидикарьлек сорый.

Сафия ханымның күргәзмәсе беренче тапкыр гына үтми. Берничә ел элек Татарстан Республикасының Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә аның «Сагыну» исеме астында чигелгән күренешләре күргәзмәсе үткән иде.

Күргәзмәгә куелган чигелгән картиналарда аның иң камил иҗатын чагылдырган табигатьнең төрле төсләре, урман — яланнар һәм андагы җәнлек — кошларны күрергә мөмкин.

Күргәзмәдә Борай районы кызы Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем алган Розалия Салаватова җыелучыларга татар халык җырлары башкарды. Мамадыштан Резеда Вәлиева татар телендә шигырьләр укыды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100