news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта Чистай кызы Эльмира Мостафинаның рәсем күргәзмәсе ачыла

Күргәзмә Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге бинасында оештырыла.

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ"). 26 гыйнварда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге бинасында 17.00 сәгатьтә шәһәрнең татар җәмгыяте әгъзасы Эльмира Мостафинаның “Алтын шәһәр” дип аталган күргәзмәсе ачыла.

Эльмира Мостафина Петербургның яшь буын рәссамнары вәкиле. Ул Россиядәге кебек үк чит илләрдә дә танылган. Тумышы белән Татарстанның Чистай шәһәреннән. 1993 елдан башлап күргәзмәләрдә катнашып килә. “Яшь талантлар” республика форумы кысаларында Татарстан дәүләт стипендиясенә лаек була. Чистай районы хакимияте ярдәме белән Чистай һәм Казан шәһәрләрендә элеккеге эшләреннән күргәзмәләр оештырылганы булды.

Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын тәмамлап, Санкт-Петербург дәүләт академия институтына графика факультетына укырга керә. Үзенең диплом эшендә үк үзен “Минем Чистаем” сериясендә шәһәр пейзажында акварель остасы булуын күрсәтә. Казанның 1000 еллыгына багышлап, акварельдә "Кол-Шәриф" мәчетен ясый. Эльмира Мостафина "Россия рәссамнары – дөньяга" халыкара проектында катнаша һәм хезмәте "Шәһәр пейзажы" номинациясендә иң яхшы эш буларак билгеләп үтелә.

2006 елдан Эльмира Мостафина Санкт-Петербургның Рәссамнар берлеге һәм Санкт-Петербургның акварельчеләр җәмгыяте әгъзасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot