news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта «Чәкчәктән өчпочмакка кадәр» күргәзмәсе ачылды

Санкт-Петербургта «Чәкчәктән өчпочмакка кадәр» дип аталган күргәзмә ачылды. Ул «Күпмилләтле Петербург» циклыннан, ул татарларның гореф-гадәтләренә һәм милли ашларына багышланган. Бу хакта Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы хәбәр итә.

Аны Санкт-Петербург Икмәк музее Ленинград өлкәсе Дуслык йорты һәм «Файда» татар мәдәни җәмгыяте белән оештырды.

Күргәзмәдә татар халкының чәкчәк, өчпочмак, гөбәдия, пәрәмәч кебек камыр ризыкларының иң танылган төрләре белән танышырга, шулай ук пешерү тарихын һәм аның белән бәйле традицияләрне белергә мөмкин.

Күргәзмәгә килүчеләр татар халкының бәйрәм киемнәрен, бизәнү әйберләрен һәм татарларның традицион киемнәренең башка детальләрен күрә ала.

Күргәзмә 6 августка кадәр эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot