Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербургта «Былбыл» халык театрының биш еллыгына багышланган юбилей кичәсе узды
28 ноябрьдә Санкт-Петербург шәһәренең «Рыбацкий» мәдәният йортында «Былбыл» татар халык театрының биш еллыгына багышланган юбилей кичәсе узды. Чара татар җәмәгатьчелеге вәкилләрен, мәдәният эшлеклеләрен, артистларны һәм милли театр сәнгатен саклау һәм үстерү белән кызыксынучы кунакларны бер мәйданга җыйды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Юбилей тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Ул кунакларны сәламләде, театр коллективын биш еллык юбилее белән котлады һәм әлеге датаның театрның формалашу һәм үсеш тарихында мөһим урын тотуын билгеләп үтте.
Тантаналы чара кысаларында театр коллективына Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук коллектив тавыш яңгырату аппаратурасы сатып алуга сертификат алды. Бу бүләк театрның киләчәк иҗади эшчәнлегенә мөһим ярдәм булачак.
Чарада катнашучыларга Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Шамил Шаяхмәтов та сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Кичә барышында тамашачыларга театраль миниатюралар һәм иҗади чыгышлар тәкъдим ителде. Кунаклар театрның оешу тарихы, үсеш этаплары, эшчәнлеге, иҗади юлы һәм татар сәхнә сәнгатен саклауга юнәлдерелгән коллектив хезмәте белән таныштылар.
Юбилей программасы котлаулар, җылы теләкләр һәм театр коллективына бүләкләр тапшыру белән дәвам итте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз