news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта «Былбыл» татар халык театрының юбилей кичәсе узачак

28 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә Санкт-Петербургта «Былбыл» татар халык театрының юбилей кичәсе узачак. «Былбыл» сугыштан соңгы елларда эшли башлаган беренче татар театры буларак билгеле.

Театр коллективы төрле бәйгеләрдә һәм фестивальләрдә актив катнаша. Театр – Ш.Закиров исемендәге «Идел-йорт 2022» театр коллективлары төбәкара бәйгесе лауреаты, Санкт-Петербургтагы «Возьмемся за руки, друзья!» милли мәдәният фестивале лауреаты, «Апас, Тетюши, Буа – культурная дуга 2022» халыкара сәнгать фестивале дипломанты, Самарада узган «Мирас» татар мәдәнияте халыкара фестивале лауреаты.

2022 елда театр «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү республика ресурс үзәге»нең Татарстан Республикасы грантларын тапшыру бәйгесендә җиңү яулаган. «Страна искусств 2025» халыкара сүз сәнгате, сынлы сәнгать, вокал һәм һәвәскәр театрлар фестивале дипломанты. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Возьмемся за руки, друзья!» ачык шәһәр фестивале лауреаты.

Юбилей кичәсендә Казаннан кунаклар, Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе катнашыр, дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot