news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта «Былбыл» татар халык театры «Алтын чишмә» спектаклен чыгарды

Санкт-Петербургның «Рыбацкий» мәдәният йортында «Былбыл» татар халык театры «Алтын чишмә» спектакле премьерасын чыгарды. Бу әлеге театрның бишенче спектакле.

Тамашачылар белән бергә спектаельне Казаннан махсус килеп «Татар-информ» хәбәрчесе Рузилә Мөхәммәтова да карады. Ул бирегә театр чакыруы буенча Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән килде.

Пьесаны «Былбыл» Санкт-Петербург татар халык театры җитәкчесе, режиссеры Сиринә Зиннурова үзе язган. «Персонажларны катнашучы артистлар санына карап билгеләдем. Мөгаен, hәр артист уз ролен нигездә узе куйгандыр», – ди ул.

Спектакль карарга Кариев театры директоры Илнур Гайниев һәм Кариев театры артистлары да килгән. Чөнки Санкт-Петербургта Кариев театры гастрольләре бара.

hәвскәр артистлар спектакльдән соң профессионалларның бәяләмәләрен ишетте. Ике коллектив алга таба хезмәттәшлек итәргә килеште.

news_right_1
news_right_2
news_bot