news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта «Борынгы Казан» күргәзмәсе ачыла

Санкт-Петербургта «Борынгы Казан» күргәзмәсе ачыла

Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы даими вәкиллегендә Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлекләре әгъзасы Анатолий Пашинның «Борынгы Казан» күргәзмәсе ачыла. Бу хакта вәкиллекнең ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, ЮНЕСКОның Халыкара рәссамнар федерациясе, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлекләре әгъзасы Анатолий Пашин 1957 елда Чистайда туган. 1978 елда ул Казан сәнгать училищесының театр-декорация бүлеген, 1984 елда Харьков дәүләт сәнгать-сәнәгать институтын тәмамлаган. Рәсем сәнгате, графика һәм монументаль сәнгать өлкәләрендә эшли.

Анатолий Пашинның графикасы бик үзенчәлекле. Аның рәсемнәрен кеше кулы түгел, ә җәйге йомшак җил ясаган төсле. Рәссам үз стиленә ия: аның йомшак сызыклары, оста итеп сайланган төсләре һәм формалары авторның уникаль талантын күрсәтә.

Рәссамның «Борынгы Казан» күргәзмәсе бүген, 2 сентябрьдә, 16:00 сәгатьтә ачылды.

Фото: Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы даими вәкиллеге

news_right_1
news_right_2
news_bot