Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербургта Болгар дәүләтендә ислам кабул итү юбилеена багышланган күргәзмә ачылды
Санкт-Петербургта Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Анда Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин катнашты.
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең юбилее уңаеннан Дәүләт Эрмитажы Россия Мәдәният министрлыгының Илкүләм проектлары программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган әлеге күргәзмәне әзерләде. Бу хакта Даими вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Урта гасырларның башлангыч чорында Көнчыгыш Европада берничә этносәяси берләшмә барлыкка килә, шуларның берсе Идел буе Болгар дәүләте булган. Күпкырлы Болгар цивилизациясе Евразия киңлекләрендә мәдәни-тарихи һәм этник процессларга йогынты ясаган: Көнбатыш Себердән алып Балкан, Кырым һәм Кавказга кадәр. Борынгы дәүләт мирасы Идел-Урал төбәге этнослары культурасында сакланып килә. Аларның ата-бабалары Идел буе Болгар дәүләте халкы (татар, чуваш, бисермән, башкорт, мордва, мари, удмурт) составына кергән», диелә хәбәрдә.
Күргәзмә 2023 елның 2 апреленә кадәр эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз