news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта «Без – 41нче ел балалары» фильмының премьерасы була

Санкт-Петербургта «Без - 41нче ел балалары» фильмының премьерасы була. Ул сугыш елларында Татарстанның 14-15 яшьлек яшүсмерләренең педагогика училищесында укуы турындагы тарихка багышланган. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фильмның режиссеры – Әмир Галиәскаров, сценарийның авторы - Әлфирә Мәһдиева, продюсер – Миләүшә Айтуганова. Кино халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең шул ук исемдәге повесте буенча төшерелгән.

Киноның бер өлеше язучының туган ягы Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында төшерелде. Анда уйнаучы актерларның күбесе Казан театр училищесын тәмамлаучылар һәм студентлар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100