news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта беренче тапкыр татарча дискотека оештыралар

Мәскәү һәм Санкт-Петербургның иң яхшы ди-джейлары дискотекага килүчеләргә кич буе яхшы кәеф бүләк итәчәк, дип ышандыра оештыручылар.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургның «Зал ожидания» клубында беренче тапкыр «Party tuy» татар дискотекасы узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәү һәм Санкт-Петербургның иң яхшы ди-джейлары дискотекага килүчеләргә кич буе яхшы кәеф бүләк итәчәк. Шулай ук төрле бәйгеләр оештырылачак, бүләкләр уйнатылачак., диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot