Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербургта беренче тапкыр Илдар Абдразаковның җәйге мәктәбе эшли
Санкт-Петербургта беренче тапкыр Илдар Абдразаковның җәйге мәктәбе эшләячәк. 1 июльдә Елена Образцова музыка академиясендә катнашучыларны сайлап алу башлана. Аның нәтиҗәләре буенча алга таба укыту өчен 10га якын яшь башкаручы сайлап алыначак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Җәйге мәктәпнең коучлары Илдар Абдразаков, Ирина Соболева, Мзия Бахтуридзе, Алексей Тихомиров, шулай ук Уфаның сәнгать институты профессоры Идрис Газиев була. Концертмейстерлар - Евгений Сергеев, Юрий Кокко.
Илдар Абдразаков фондының белем бирү программалары кысларында ачык лекцияләр һәм чаралар сериясе уза. Анда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
Илдар Абдразаков - Уфада туып-үскән, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, ике тапкыр «Грэмми» премиясенә ия булган, заманның ихтыяҗ зур булган опера җырчыларыннан берсе, Елена Образцова халыкара музыка академиясенең сәнгать җитәкчесе. 2016 елда Яшь талантларга ярдәм итү һәм аларны үстерү фондын булдырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз