Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкт-Петербургта беренче тапкыр «Аулак өй – көрәш» төбәкара әдәби бәйгесе булды
Санкт-Петербургның Мәскәү районы «Пулковец» яшьләр йортында беренче тапкыр «Аулак өй - көрәш» дип аталган төбәкара әдәби бәйге узды. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Аулак өй - көрәш» проекты Россия Федерациясендә Педагоглар һәм остазлар елы һәм Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында гамәлгә ашырыла. Милли гореф-гадәт буенча ата-аналары өйдә булмаганда аулак өйгә дусларны кунакка чакыралар. Аулак өйнең төп шарты - бергәләп файдалы эш белән шөгыльләнү, диелә хәбәрдә.
Проект Татарстанның Даими вәкиллеге ярдәмендә үсеп килүче буында мәдәни мирасны саклап калуга һәм үстерүгә кызыксыну уяту, милли мирасны популярлаштыру, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклау максатыннан үткәрелә.
«Пулковец» яшьләр йортында проектта катнашучы алтмышка якын кеше җыелды. Кунакларны традицион татар бәлеше белән каршы алдылар. Мәдәният йортында чараны «Былбыл» татар халык театры Тукайның «Шүрәле» спектакле белән ачты.
Идея авторы һәм проект җитәкчесе - Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Җиһаншина конкурсны үзе алып барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз