news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта бер бала бакчага пистолет күтәреп килгән

Баланың әти-әнисен полиция бүлегенә чакыртып, алар белән профилактик әңгәмә үткәргәннәр.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта дүрт яшьлек бала бакчага пневматик пистолет күтәреп килгән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче ханым полициягә шалтыратып, бер баланың пистолет алып килүен әйткән. Полиция хезмәткәрләре шунда ук бакчага барып, пневматик пистолетны алган. Хәзер хокук саклаучылар әлеге коралның балага ни рәвешле килеп эләгүен ачыклый.

Баланың әти-әнисен полиция бүлегенә чакыртып, алар белән профилактик әңгәмә үткәргәннәр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot