Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербургта балалар өчен җәйге дини дәресләр тәмамланды
Санкт-Петербургта балалар өчен җәйге дини дәресләр тәмамланды. Курслар Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан «Дагыстан» мәдәни-агарту үзәге белән оештырылган масштаблы мәгърифәтчелек проектының бер өлеше булды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чыгарылыш һәм дипломнар тапшыру тантанасы «Амарант» ресторанында узды. «Дагыстан»» мәдәни-агарту үзәге имамы урынбасары Алибег Гәрәев һәм мөгаллимә Җәмилә Гәрәева җәйге дәресләргә нәтиҗә ясадылар. Укытучы укучыларның берсе турындагы күңелгә үтеп керерлек тарих белән уртаклашты.
Кыз үзе сөйләгәнчә, курсларга аны әнисе алып килгән, ә ул үзе башта укудан катгый баш тарткан, бу хакта турыдан-туры имам урынбасарына әйткән. Ләкин укучылар белән танышканнан соң ул үз фикерен үзгәртә һәм дәресләргә рәхәтләнеп йөри башлый. Малайлар һәм кызлар чиратлашып Коръән сүрәләрен укыды, белемнәрен тикшерде, викторина сорауларына җавап бирделәр, шулай ук күңелле мизгелләр турында сөйләделәр.
Чыгарылыш укучыларына үгет-нәсыйхәт сүзләре белән Дагыстан мөфтиятенең Төньяк-Көнбатыш федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Казим Тимербулатов мөрәҗәгать итте, ул дини белем алуның мөһимлеген ассызыклады һәм балаларның аны тормышта куллануын теләде.
Оештыручылар һәр көнне укучылар һәм укытучылар өчен төшке аш әзерләгән әниләргә аерым рәхмәт әйттеләр. Бәйрәм азагында катнашучыларны тәмле төшке аш һәм төрле тәм-томнар белән сыйладылар, ә һәр чыгарылыш укучысына җәйге курсларны уңышлы тәмамлау турында диплом тапшырдылар. Чара күмәк дога уку белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз