news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе булды

Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчетендә балалар арасында Коръән укучылар конкурсы узды. Ул бу мәчеттә беренче гыйбадәт кылуның 110 еллыгына багышланган.

Балалар һәм өлкәннәр изге чарада катнашу һәм изге китапны иң яхшы укучыны тыңлау өчен Җәмигъ мәчетенә җыелды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар Изге Коръән сүрәләрен дөрес һәм матур итеп укуда ярышты, шулай ук күпсанлы викториналарда катнашты. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөфтие Равил хәзрәт Панчеев барлык катнашучыларны, аларның әти-әниләрен һәм якыннарын бу мөһим вакыйга белән котлады.

Конкурста Коръәннең 1, 2, 3 һәм 4 җүзе номинацияләрендә төрле яшьтәге һәм төрле милләт вәкилләре катнашты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100