news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта архитектор-реставратор Рафаэль Даянов вафат

Ул Санкт-Петербургтагы иң талантлы татарларыбызның берсе иде, — диде Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрен һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Санкт-Петербургның мактаулы реставраторы, архитектор-реставратор Рафаэль Даянов 71нче яшендә вафат булды.  

Рафаэль Марат улы Даяновның вафаты турында Санкт-Петербургның Реставраторлар берлеге «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә хәбәр ителә.

«Рафаэль Даянов безнең рәссамнар белән даими элемтәдә торды. Ул Санкт-Петербургтагы иң талантлы татарларыбызның берсе иде», — диде Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллин.

Элегрәк матбугат чаралары Рафаэль Даяновның коронавирус белән авыруы хакында хәбәр иткән иде.

Җирләү көне һәм вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

Рафаэль Даянов 1950 елда Ленинградта туган. 1980 елда «архитектор-рәссам» белгечлеге буенча И. Е. Репин исемендәге Ленинград рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлаган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100