news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Җәмигъ мәчетендә беренче гыйбадәт кылуның 110 еллыгын билгеләп үттеләр

2023 елда Санкт-Петербург мөселманнары мөһим вакыйганы - Россия империясе башкаласында Җәмигъ мәчете төзелү һәм анда беренче гыйбадәт кылуны искә ала. Әлеге истәлекле датага багышланган чаралар кысасында 15 мартта Җәмигъ мәчете бинасында «Мөселманнарның Россиядәге роле: тарих һәм перспективалар» дип аталган фәнни-гамәли конференция узды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада күпсанлы мактаулы кунаклар, мәчеткә йөрүчеләр, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә яшәүчеләр катнашты.

Юбилей датасы кысаларында мәчеттә аның төзелешендәге төп этаплар турында бәян иткән күргәзмә ачылды. Анда уникаль артефактлар, борынгы фотолар һ.б. кыйммәтле экспонатлар тәкъдим ителгән.

15 мартта юбилей тантаналары кысасында Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетендә фәнни-гамәли конференция, күргәзмә һәм балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе узды. Чараларны Санкт-Петербург Көнчыгыш академиясе, Санкт-Петербургның «Мирас» татар мәдәнияте үзәге, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм күрсәтү фонды булышлыгы белән Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте, Санкт-Петербург мөселманнары төбәк берләшмәсе (Җәмигъ мәчете) оештырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100