news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетендә экскурсия узачак

6 октябрьдә 11.00 сәгатьтә Санкт-Петербургта Җәмигъ мәчете буйлап мавыктыргыч экскурсия тәкъдим ителә. Бу хакта Татарстанның Санкт -Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программада мәчет төзелеше тарихы һәм архитектура үзенчәлекләре белән танышу каралган, интерьерның уникаль элементларын күрү мөмкинлеге бар. Шулай ук Петербург мөселман җәмгыятенең мәдәнияте һәм традицияләре турында күбрәк белергә, экскурсоводка кызыксындырган сорауларны бирергә була.

Экскурсияне Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге оештыра. Экскурсия төрле яшьтәге һәм төрле диндәге катнашучыларга исәпләнгән. Катнашу түләүсез.

Алдан язылу өчен +7 (917) 268-32-97 номерына шалтыратырга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot