news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Җәмигъ мәчетен ремонтлау эшләре дәвам итә

Санкт-Петербургта Җәмигъ мәчетен ремонтлау эшләре дәвам итә

Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетенең «Мәчет бинасы» архитектура һәйкәле бинасының 3нче катында ремонт-реставрация эшләре дәвам итә. Ул 1910-1914 елларда төзелгән булган.

Россия мөселманнары Диния җыены матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Санкт-Петербург Хөкүмәтенең Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен дәүләт контроле, файдалану һәм саклау комитеты заказчысы дирекциясе 2022 елның мартында эшләр башкарырга кереште. Эшләрне ноябрь-декабрь айларына төгәлләү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100