news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта «Җәлил укулары» узды

Санкт-Петербургның татар мәдәни үзәгендә «Җәлил укулары» V Халыкара әдәби конкурсы узды. Аны Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм «Ак калфак-Нева» иҗтимагый оешмасы оештырды. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел конкурс офлайн форматта да, дистанцион форматта да үткәрелде. 

«Җәлил укулары»на барлык теләүчеләр чакырылган иде. Җәлил укулары татар поэзиясен яратучыларны берләштерде. 

«Җәлил укулары»нда катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен татар һәм рус телләрендә укыдылар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100