Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкт-Петербургта Альберт Әсәдуллинның юбилей концерты була
Концертта Александр Розенбаум, Михаил Боярский, Василий Герелло, Татьяна Буланова һ.б. артистлар катнаша.
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургның «Октябрьский» зур концерт залында 21 ноябрьдә җырчы Альберт Әсәдуллинның юбилей концерты була. Бу хакта төньяк башкалада Татарстанның Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Концертта эстрада йолдызлары Александр Розенбаум, Михаил Боярский, Василий Герелло, Татьяна Буланова һ.б. танылган артистлар катнаша.
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин белән очрашкан. Алар мәдәни чаралар, аерым алганда, Альберт Әсәдуллинның юбилей концерты хакында фикер алышканнар.
"Альберт Әсәдуллин татар музыкасын пропагандалауны иҗади эшчәнлегенең нигезе итеп алган. Ул төрле шәһәрләрдә һәм илләрдә концерт программалары белән чыгыш ясый һәм шул рәвешле татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертә", диелгән әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз