news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта «Акчарлак» татар ансамбле концертын ТАССРның 100 еллыгына багышлады

«Акчарлак» татар фольклор ансамбле иҗади эшчәнлеген 2018 елның ноябрендә башлап җибәргән.

Санкт-Петербургта «Акчарлак» татар ансамбле концертын ТАССРның 100 еллыгына багышлады
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). 9 февраль көнне, Милләтләр йортында Санкт-Петербургның «Акчарлак» татар фольклор ансамбленең юбилей концерты узды. Концерт ТАССРның 100 еллыгына һәм коллективның бер еллыгына багышланган иде, дип хәбәр итә чараны оештырган ТР Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсенең Даими вәкиллеге.

Программага халык җырлары, биюләр, мәзәкләр һәм уеннар кертелгән.

«Акчарлак» татар фольклор ансамбле иҗади эшчәнлеген 2018 елның ноябрендә башлап җибәргән. Ансамбльнең эшли башлавына ике елдан азрак булуга карамастан, ул Санкт-Петербургның дәрәҗәле урыннарында чыгыш ясаган.

Акчарлак»ның максаты — милли кыйммәтләрне саклап калу һәм җәмәгатьчелекне татар фольклорына, татар җырына, Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге татар мәдәниятенә җәлеп итү», — диелә вәкиллек хәбәрендә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100