news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Адил Велимеевны соңгы юлга озаттылар

Санкт-Петербургта Г.А.Товстоногов исемендәге Зур драма театрының машина-декорация өлеше мөдире Адил Мөнир улы Велимеевны соңгы юлга озаттылар. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Театрның төп сәхнәсендә мәрхүмне соңгы юлга озату җеназасы узды, анда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин катнашты. Ул Адил Велимеев үзенең таланты һәм профессиональлеге аркасында Зур драма театрының иң хөрмәтле һәм алыштыргысыз хезмәткәрләренең берсе булганлыгын, артистлар һәм коллегаларының чын ихтирамын казанганлыгын искәртте.

Адил Велимеев РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Ватан алдындагы казанышлары өчен 1 һәм 2 дәрәҗә» орденнары кавалеры, Почет ордены кавалеры, «Танылу» премиясе лауреаты.

Адил Велимеев Ленинградта Васильевский утравында 1939 елның 5 июнендә туган. Ул Зур драма театрында алтмыш елдан артык хезмәт иткән һәм театрның чын легендасы булган. Ул чыннан да уникаль, фидакарь, эш сөючән, театрга чиксез тугры кеше була, диелә хәбәрдә.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге Адил Велимеевның туганнары һәм якыннарының авыр югалту кайгысын уртаклаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100