Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербургта 4 октябрьдән татар теле курслары яңадан башлана
КФУның Каюм Насыйри исемендәге институтының Санкт-Петербург фәнни-мәгариф үзәге татар теле курсларын яңадан башлап җибәрү турында игълан итә. Яңа семестр 4 октябрьдә башлана. Дәресләр һәр якшәмбе 15:00 сәгатьтә үткәреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы вәкиллеге хәбәр итте.
Курсларның укытучысы — тәҗрибәле педагог һәм методист, Санкт-Петербургның «Ак калфак — Нева» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фирая Рәшитова. Аңа тел белгече Максим Кузнецов ярдәм итәчәк.
Дәресләрдә гадәттәгечә төрле яшьтәге кешеләр катнаша ала. Телне белү дәрәҗәсе мөһим түгел. Курслар берничә ел эшләп килү дәверендә берничә дистә кешене берләштергән.
Курсларда аралашуга һәм телне үзләштерүгә, фикердәшләр эзләүгә ярдәм итә торган иркен, ирекле атмосфера тудырыла. Телне өйрәнүдән тыш, курсны тыңлаучылар даими рәвештә Каюм Насыйри институтында үткәрелә торган мәдәни чараларда: китап презентацияләрендә, ачык лекцияләрдә, кызыклы кешеләр белән очрашуларда, татар телендә иҗтимагый диктантларда катнаша.
Дәресләр бушлай оештырыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз