news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Волков зиратының мөселманнар җирләнгән өлешендә өмә узачак

28 апрель көнне 11:00 сәгатьтә Волков зиратының мөселманнар җирләнгән өлешендә территорияне җыештыру буенча өмә узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге сайтында хәбәр ителә.

Өмә инде традицион рәвештә ел саен үткәрелә, анда Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең татар иҗтимагый оешмалары катнаша, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100