Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербургның Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисенә «Дуслык» ордены тапшырылды

Казанда «Татарстанның эшлекле партнерлары» 16нчы форумы узды. Форумның пленар утырышы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре тапшырды. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.
Санкт-Петербургның Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәис Яркәев «Дуслык» ордены белән бүләкләнде. Ул төбәкара хезмәттәшлекне ныгытудагы, татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә керткән зур өлеше өчен билгеләп үтелде.
«Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге коллективы Раис Марсовичны югары дәүләт бүләге алуы белән котлый. Бу Сезнең һөнәри осталыгыгызга, үз эшегезгә тугры хезмәт итүегезгә югары бәя. Сезгә һәм гаиләгезгә иминлек, бәхет һәм яңа уңышлар телибез!» - диелгән хәбәрдә
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз