news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни автономиясендә курайга уйнарга өйрәтәчәкләр

«Курай мәктәбе оешып, әсәрләрне өйрәнгәч, «Акчарлак» татар фольклор ансамбле белән бергә чыгыш ясаячакбыз», - диде Илсөя Садриева.

Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни автономиясендә курайга уйнарга өйрәтәчәкләр
Зилә Мөбәрәкшина

Санкт-Петербургның Татар милли-мәдәни автономиясендә курайда уйнарга өйрәтү мәктәбе эшли башлаячак. Мәктәпкә барлык теләүчеләрне кабул итәләр.

«Шалтыратып, белешүчеләр дә булды. Кеше туплангач, төркемнәргә бүләчәкбез. Яшь чиге юк. Дәресләр Санкт-Петербургның Татар милли-мәдәни автономиясендә оештырыла», - диде Санкт-Петербургның Михаил Ломоносов исемендәге Үзәк район китапханәсе мөдире Илсөя Садриева Татар милли-мәдәни автономиясендә бер төркем Татарстан журналистлары белән очрашуда.

Илсөя Садриева китапханәдә 2021 елдан бирле эшләвен, улы Камилне чакырып алгач, Санкт-Петербургка күченергә туры килгәнен әйтте. «Хәзерге вакытта ул Николай Римский-Корсаков исемендәге Балалар музыка мәктәбендә укый. Виртуоз курайчы, «Синяя птица» конкурсы лауреаты, Казан мэры стипендиаты. Улым кларнетта уйнаса да, курайны онытмый, татар көйләрен танытырга тырыша. Ул курайга уйнарга өйрәтәчәк», - диде ул.

Китапханә җитәкчесе курайда уйнарга теләк белдерүчеләр барлыгын әйтте. «Хәзерге вакытта сайтта актив эш алып барабыз. Татарстанда курайларны ясаучы оста белән хезмәттәшлек итәбез, һәр яңа уен коралын җентекләп тикшереп карыйбыз. Төркем җыелгач, курайларга заказ бирәчәкбез. Курай мәктәбе оешып, әсәрләрне өйрәнгәч, «Акчарлак» татар фольклор ансамбле белән бергә чыгыш ясаячакбыз», - диде ул.

Аның фикеренчә, Россиядә югары дәрәҗәдә курайда уйнаучылар бармак белән санарлык. «Татарстанда курайда уйнарга өйрәтү яхшы үсеш алган. Музыка мәктәпләрендә тынлы уен коралы дәресләренә йөргән балаларны курайда уйнарга өйрәтәләр. Шуңа күрә Казанда балалар өчен курайчылар һәм тальянчылар ансамбле бар», - дип аңлатты музыкант.

Илсөя Садриева тугыз ел Казанда Балалар сәнгать мәктәбен җитәкләгән булган. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлагач, профессиональ музыкант буларак Россиянең төрле төбәкләрендә, чит илдә эшләгән.

  • Курайда уйнарга өйрәтү проекты Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге, татар автономиясе, «Ак калфак — Нева» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы ярдәме белән гамәлгә ашырылачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100