news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургның Татар мәдәни үзәгендә Ленинград блокадачыларын хөрмәтләделәр

Санкт-Петербургның Татар мәдәни үзәгендә Ленинград блокадачыларын хөрмәтләделәр
Фото: https://tatspb.tatarstan.ru

27 гыйнвар – Ленинград камалышы тулысынча өзелгән көн. Әлеге бәйрәм алдыннан Санкт-Петербургның Татар мәдәни үзәгендә «Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән шәһәр блокадачылары белән очрашу булды. Бу хакта Татарстанның Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург шәһәрендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге вакыйга 80 ел элек булган. Бу илебез язмышындагы һәм һәркайсыбыз өчен үзенчәлекле вакыйга – Нева буендагы шәһәрнең 872 көн дәвам иткән батырларча оборонасы тәмамлана. Немец гаскәрләре шәһәргә басып керүгә ирешми, аны саклаучыларның каршылыгын һәм рухын сындыра алмый, диелә хәбәрдә.

Камалыштагы Ленинградта яшәүчеләрне Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәис Яркәев, «Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең татар җәмгыяте» төбәкара мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшит Мәһдиев, Татарстанның Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург шәһәрендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, меценат Шамил Алюшев котлады.

Үз чиратында, кунаклар әлеге куркыныч көннәр турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Очрашуда катнашучыларның берсе - узган ел 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Роза Сафиуллина. Ул камалыштагы Ленинградта үткән балачагы турындагы истәлекләре белән уртаклашты, әлеге авыр елларда ниләр кичерүе турында сөйләде, туганнарын искә алды.

1935 елда туган Сания Кильдеева Ленинград камалышы чорында Василевский утравының 8нче линиясендә яшәве турында сөйләде. 1937 елда туган Хәлифә Кугушева сугыш башланганда инвалид әтисе белән Антоненко урамында яши. Әле дүрт яшьтә генә булса, ул һава тревогасы игълан ителгәч бомбадан саклану урынына текә баскычтан берүзе төшүен яхшы хәтерли.

Очрашуда шулай ук Нурия Кутуева, Рөкыя Мирхәйдәрова, Мәрьям Мәмлиева, Фәридә Мамина һәм Рабига Богданова катнашты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100