news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургның Татар мәдәни үзәгендә бушлай татар теле курслары кабат эшли башлады

3 сентябрьдән Санкт-Петербургта яңадан бушлай татар теле курслары эшли башлады. Дәресләргә теләге булган һәркем килә ала. Курслар Татар мәдәни үзәгендә (Чайковский урамы, 24 йорт) оештырыла. Яшь һәм телне белү дәрәҗәсе ягыннан чикләүләр юк. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Уку ике форматта — теоретик һәм гамәли дәресләр формасында үткәрелә. Уку вакыты 3 ай. Дәресләрне Санкт-Петербургта Каюм Насыйри институтының Белем бирү-мәдәни үзәге укытучы-методисты, филолог-тәрҗемәче Фирая Рәшитова алып бара.

Инде ике төркем тупланган: башлангыч һәм дәвам итүчеләр төркемнәре. Дәресләр параллель рәвештә, һәр якшәмбе 15.00-17.00 сәгатьләрдә үтә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100