Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербургның Милләтләр йортында Габдулла Тукайга багышланган кичә узды
6 апрельдә Санкт-Петербург Милләтләр йортында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы шигъри кичә узды. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
2026 ел Россиядә халыкларның бердәмлеге елы дип игълан ителде. Татарстанда ул шулай ук хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы һәм Габдулла Тукай елы булды. Бу җәһәттән узган кичә мәдәниятләр, телләр һәм Халыклар бердәмлеге символына әверелде.
Бәйрәм тантанасын алып баручы Альбина Ишмурзина татар әдәбиятының күренекле классигы истәлегенә хөрмәт йөзеннән мәдәният вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, бизнес вәкилләре, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе халкы җыелуын белдерде.
Шулай ук хәбәрдә әйтелгәнчә, 24 апрельдә барлык теләүчеләрне Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салырга чакыралар. Чәчәк салу тантанасы 12:00 сәгатьтә Кронверк проспекты һәм Зверин урамы киселешендәге скверда булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз