news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургның «Былбыл» татар театры: Спектакльне бушка куйгач та килеп карамыйлар

«Афишаны төрле вазифада эшләгән татар кешеләренә җибәрәм. Хатны ачып карап, җавап бирмиләр. Битарафлыкмы бу?» – диде Сиринә Зиннурова.

Санкт-Петербургның «Былбыл» татар театры: Спектакльне бушка куйгач та килеп карамыйлар
Зилә Мөбәрәкшина

Санкт-Петербургның «Былбыл» татар театры җитәкчесе Сиринә Зиннурова спектакльләр түләүсез куелса да, битараф булган татарлар бар дип белдерде.

«Спектакльләрне бушка куябыз. Беркемне дә мәҗбүр итмибез, кешеләр үзләре теләп килә. Афишаны төрле вазифада эшләгән татар кешеләренә җибәрәм. Хатны ачып карап, җавап бирмиләр. «Килә алмыйм, киләсем килми; киләм, рәхмәт» дип, өч кенә төрле дә җавап биреп булыр иде. Битарафлыкмы бу? Аңламыйм», - диде ул Санкт-Петербургның Татар милли-мәдәни автономиясендә бер төркем Татарстан журналистлары белән очрашуда.

Сиринә Зиннурова тумышы белән Башкортстанның Тәтешле районы Җиләктау авылыннан. Башкорт дәүләт медицина университетының фармацевтика факультетын тәмамлаган. Санкт-Петербургка ун ел элек килгән.

«Театрга ике ел булды. Аны үз теләгем белән оештырдым. Ел саен яңа спектакль куябыз. Быел «Шүрәле» эксперименталь пьесасын сәхнәләштердек. Беренче сезонда Флорид Бүләковның «Эх, күгәрченкәйләрем!» дигән спектаклен куйган идек. Аны өйдә – кечкенә фатирымда әзерләдек. Спектакльне куярга урын таба алмадык. Берәр кайда куярбыз да, театр эшчәнлеген туктатырбыз, дип уйладым», - диде ул.

Сиринә Зиннурова әйтүенчә, театрны саклап калырга Рәис Яркәев җитәкләгән Санкт-Петербургның Татар милли-мәдәни автономиясе ярдәм иткән. «Беренче спектакльне карарга 150 кеше килгән иде. Озак басып алкышлап тордылар. Татар автономиясе спектакльдән канәгать калды, шуннан эшебез туктамады. «Идел-йорт» һәм «Милли мәдәниятләр» фестивалендә II дәрәҗә дипломга лаек булдык», - диде җитәкче.

Аннан соң, Буа дәүләт сатира театрының сәнгать җитәкчесе – директоры Раил Садриев «Былбыл» театрын Наил Гаетбайның «Әстәгъфирулла» спектакле белән Тәтеш, Апас, Буада үткәрелгән театр фестиваленә кунак итеп чакырган.

«Баштан театрга дүрт кеше генә килгән иде, хәзер инде 15 кешебез бар. Сайтлар, танышлар аша кешеләрне чакырабыз. Татар концертларына барам да, татарча сөйләшкән кешеләрне тыңлап йөрим. «Сез бик матур татарча сөйләшәсез, безгә артистлар кирәк иде, килегез», - дип чакырам. Спектакльдә артистлар гына түгел, «Мирас» бию ансамбле биючеләре дә катнаша», - диде Сиринә Зиннурова.

Җитәкче декорацияләр һәм геройлар аз булган спектакльләрне сайлавын әйтте. «Мәсәлән, ятак кирәк булганда парктан эскәмияләрне алып кереп торган идек. Һәр спектакль - яңа хезмәт ул, үзеңә җаваплылык аласың. Безнең театрга килгән кешеләрнең уйнарга, эшләргә теләге бар. Шимбә көн репетицияләргә багышлана. Бер башлаган эшне ташлап булмый», - дип сөйләде җитәкче.

  • Очрашуда «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков җитәкчелегендә бер төркем Татарстан журналистлары – «Миллиард.татар» порталы җитәкчесе Арслан Минвәлиев, журналистлар Регина Яфарова һәм Зилә Мөбәрәкшина, «Казан утлары» журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллин, «Идел» журналы мөхәррире Гөлүсә Закирова катнашты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100