news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургның Журналистлар йортында Рәхим Теләшовның яңа китабы тәкъдир ителде

Санкт-Петербургның Журналистлар йортында Рәхим Теләшовның яңа китабы тәкъдир ителде

(Санкт-Петербург, 4 октябрь, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербургның Журналистлар йортында язучы, журналист Рәхим Теләшовның “Татарлар Бөек Ватан сугышында һәм Ленинград камалышында” дигән яңа китабын тәкъдир итү булды. Басма Бөек Җиңүнең 60 һәм Казанның 1000 еллыгына багышланган.

Китапта татар халкының бөек уллары һәм кызларының сугыш кырындагы тиңсез батырлыгы, әшул исәптән Ленинград камалышын үзендә татыган хатын-кыз һәм балаларның истәлек язмалары бирелгән. Аерым бер бүлек жиңүгә үз өлешен керткән Советлар Союзы Каһарманнарына бирелгән. Автор шулай ук шәһәртатар җәмәгатьчелегенең бүгенге көндә батырларның исемен мәңгеләштерү өстендә эшләвен, төрле музейлар, мемориаль такталар төзүе турында да тәфсилләп яза. Тагын бер бүлек Санкт-Петербург һәм Казан шәһәрләренең үзара хезмәттәшлегенә багышланган.

Китапта рәссам Хәйдәр Сайбаталов тарафыннан ясалган сугыш ветераннары портретлары да урын алган. Гомумән, басма рәсемнәр белән сәнгатьчә матур бизәлгән. Китап шәһәрнең милли-мәдәни мохтәрияте әгъзалары Ш.Акбулатов, Н.Кикичев, Р.Мәһдиев, Р.Мещерова һәм Р.Насыйбуллина ярдәме белән дөнья күргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100