news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургның татар рәссамнары ТАССРның 100 еллыгына күргәзмә ачты

Санкт-Петербургның Милләтләр йортында оештырылган күргәзмә 6 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

Санкт-Петербургның татар рәссамнары ТАССРның 100 еллыгына күргәзмә ачты

(Казан, 16 август, “Татар-информ”). Санкт-Петербургның Милләтләр йортында ТАССРның 100 еллыгына багышланган рәсем күргәзмәсе ачылды. Анда Санкт-Петербургта яшәүче татар рәссамнары катнаша дип, хәбәр итте Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге.

Унбер рәссам үзенең әлеге 40 әсәрен быел иң элек июнь һәм июль айларында Казанда тәкъдим иткән иде. Хәзер аларның рәсемнәре Төньяк башкалада күрсәтелә.

Күргәзмә ачылышында даими вәкилнең урынбасары Дамир Сабиров, Милләтләр йорты җитәкчелеге һәм күргәзмәнең кураторы Илдус Вахитов чыгыш ясады.

Күргәзмә 6 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Анда Роман Абдуллин, Роберт Миф, Илдус Вахитов, Вәгыйс Адельшин, Сания Бәхтиярова, Азат Галимов, Әхнәф Зыякаев, Эльмира Мостафина һәм башка рәссамнарның хезмәтләре куелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100