Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкт-Петербургның татар җәмәгатьчелеге Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр китерде
Ел саен Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге «Җәлил укулары» оештыра.
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Бүген Санкт-Петербургта татар җәмәгатьчелеге, мәдәният әһелләре Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куйды. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итте.
15 февральдә герой-шагыйрьнең тууына 114 ел тула. Ел саен Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге «Җәлил укулары» оештыра. Быел ул 4нче китапханәдә узды. Анда Муса Җәлил шигырьләре яңгырады.
Тантанада катнашучыларны даими вәкилнең урынбасары Дамир Сабиров сәламләде. Чарада шулай ук Муса Җәлилнең кызы — Люция Җәлилова да катнашты.
Муса Җәлил истәлегенә багышланган чаралар Ленинград өлкәсенең Тосно районында да оештырыла. Анда да герой-шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр кую һәм район китапханәсендә тантаналы кичә көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз