Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкт-Петербургның төньягында билгесез зат пассажирлар утырган трамвайга аткан
Билгесез зат травматик корал белән аткан дип фаразлана.
(Казан, 22 август, “Татар-информ”). Санкт-Петербургның төньягында 19 нчы маршрут буенча хәрәкәт итүче трамвайга травматик корал белән һөҗүм иткән булырга мөмкиннәр. Нәтиҗәдә Савушкин урамы буенча трамвайлар хәрәкәте бозылган. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.
“Көндез бер сәгать дәвамында Савушкин урамы буенча трамвайлар хәрәкәте туктатылган. Якынча мәгълүматлар буенча билгесез зат 103 йорт тирәсендә трамвайга аткан, полиция чакырганнар. Трамвайның тәрәзәсе ватылган, зыян күрүчеләр юк”, - дип сөйләгәннәр ТАССка "Горэлектротранс" матбугат хезмәтендә.
Хәзер трамвайның зыян күрүе буенча тикшерү алып барыла, дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Билгесез зат травматик корал белән аткан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз