news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургның "Нур" үзәге туган көненә Татарстан Президентыннан бүләк кабул итеп алды

Санкт-Петербургның "Нур" үзәгенә 1 ел тулуны бәйрәм иттеләр.

(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ"). Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының “Нур” милли-мәдәни йорты үзенең 1 еллыгын билгеләп үтте. Санкт-Петербургның Красносельский районында моннан бер ел элек ачылган мәдәни үзәкнең тәүге бәйрәменә Казан, Гатчина, Тосно һәм башка шәһәрләрдән кунаклар җыелды, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе хакимиятеннән вәкилләр килде, дип хәбәр итә Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте.

Милли-мәдәни үзәктә истәлекле вакыйгалар, милли бәйрәмнәр даими оештырылудан тыш, төрле остаханәләр, музыкаль, бию түгәрәкләре ачылган. “Нур” ансамбле, балалар театры, туган як музее эшли, татар теле дәресләре алып барыла, намаз бүлмәсе бар, һәм анда да дини дәресләр, никах, балага исем кушу йолалары үткәрелә. Санкт-Петербургтагы бердәнбер хәләл кафе эшли.

“Нур”ның туган көнендә биредә рәссам Каюм Җәләлетдиновның “Красное село һәм Дудергоф: мишәр карашы” дип аталган күргәзмәсе ачылды.

Тантанада Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин үзенең чыгышында “Нур” үзәге эшли башлаган беренче көненнән үк Татарстанның Даими вәкиллеге белән элемтәләрне ныгытуын искәртте. "Үзәкнең җитәкчесе Абдулбәр Алимов илнең татар җәмәгатьчелеге меценатларына яхшы үрнәк күрсәтте, меценатларның татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү традицияләрен торгызды”, – диде Ренат Вәлиуллин. Ул “Нур” үзәгенә Татарстан Президенты исеменнән тавыш җиһазлары сатып алуга сертификат бүләк итте. Шулай ук үзәкнең активистларына Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына чыгарылган истәлекле медальләр тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100