news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургның “Әллүки” татар квартетының беренче концерты узды

Музыкаль төркемнең беренче концерты композитор Мансур Мозаффаров иҗатына багышланган.

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, Алинә Минневәлиева). 21 гыйнвар көнне Санкт-Петербургтагы А.С. Грибоедов исемендәге китапханәдә “Әллүки” татар-башкорт кыллы квартетының беренче концерты узды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә музыкаль төркемнең сәнгать җитәкчесе Алсу Нигъмәтуллина белдерде.

Түбән Кама музыка училищесын тәмамлаган кызда әлеге квартетны булдыру идеясе декабрь аенда ук барлыкка килгән. Хәзер Россиянең төньяк башкаласында татар профессиональ көйләре киң яңгыраш ала башлады. 

“Тумышым белән Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән булу сәбәпле, бездә һәрвакыт профессиональ татар музыкасына урын бар иде. Концертлар да еш уздырылды, аларда миңа да чыгыш ясарга туры килде. Әмма Санкт-Петербург шәһәрендә мин, чыннан да, кешеләрнең мондый музыкага сусаганнарын тойдым. Шуңа да биредәге татарларга аң-белем бирә торган коллективны булдыру идеясе туды”, – дип ассызыклый яшь композитор.

Оештыру – энтузиастлар җилкәсендә

Беренче концерт танылган татар композиторы Мансур Мозаффаров иҗатына багышланган. Мозаффаров – Татарстанда беренче профессиональ музыкаль белем алган композитор. Ул скрипкада һәм кыллы музыка уен коралларында башкарыла торган музыкага зур өлешен керткән шәхес.

Мозаффаров татар мотивларында беренче кыллы квартет, скрипка өчен татарча концерт язган кеше. Шуңа да беренче концертның төп герое итеп нәкъ менә аның әсәрләрен алуны дөрес, дип уйлый оештыручылар. Чарада кыллы квартет өчен 10 пьеса, беренче сольный квартет һәм скрипка концерты да яңгыраган.

Әлеге чараны уздыру энтузиастлар, “Питер буйлары” татар-башкорт милли үзәге җитәкчесе Рөстәм Хучашевның тырышлыгы белән башкарылган.

"Ноталарны табу кыен"

Алсу якын арада Казан консерваториясендә стажировка узарга кайтачак. Нәкъ менә шушы вакыт аралыгында киләсе концертның кайсы композиторга багышланачагын хәл итәргә җыена. Ул татар композиторлары әсәрләренең ноталаларын табу авыр булуын белдерде. 

 

“Мозаффаровның әсәрләренә ноталар табу минем өчен чын бәхет булды. “Татарстан китап нәшрияты” композиторның 110-еллыгына багышлап, махсус басма нәшер иткән, мин дә аны кулыма төшерә алдым. Татарстанның Милли китапханәсе сайты да миңа ярдәмгә килә. Бу проблеманы хәл итү өчен, татар композиторларының әсәрләренә ноталарны күбрәк бастырырга кирәк”, – дип саный Алсу.

Квартет составында татар, башкорт кызлары гына, түгел, ә рус милләтеннән булган кызлар да катнаша. Алсу үзенең идеясен күтәреп алган Айгөл Шәяхмәтова һәм Юлия Кашапова (скрипка), Марина Павленко (альт), Евгения Игнатовага (виолончель) да рәхмәтле. Аның әйтүенчә, тамашачылар пианинода уйнаган Альбина Рәхимова, Анастасия Ковпаеваның чыгышын тамашачылар җылы кабул иткән.

“Мин инде күптәннән татар-башкорт темаларына скрипкада музыканы стильләштерәм. Әмма шулай булса да, мин Мансур Мозаффаровның иҗаты белән бары тик язмалар аша гына таныш идем. Чарага әзерләнгәндә, әлеге шәхеснең биографиясе, аның әсәрләрен дә өйрәндек. Әмма интернетта аның турында мәгълүмат бик аз. Шуңа күрә Казанга килеп, да әлеге композитор турында күбрәк беләсебез килә”, – дип сөйләде скрипкачы Айгөл Шәяхмәтова.

Әлеге концертка кызлар бер ай дәвамында әзерләнгән. Бу тырышлык бушка китмәгән - тамашачыларның кайберләренә хәтта коридорда тыңларга туры килгән. Әмма оештыручылар беренче тапкыр ук аншлаг булыр, дип уйламаганнар. Алсу бу юнәлештәге концертларны дәвам итәргә җыена.

Алсу Нигъмәтуллина Түбән Кама музыка училищесында укыган, Санкт-Петербург консерваториясен “композитор” белгечлеге буенча тәмамлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100