news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургның "Әллүки" квартеты Мансур Мозаффаровка багышланган лекция-концерт куя

А.Грибоедов исемендәге китапханәдә узачак музыкаль программаны “Әллүки”нең җитәкчесе, композитор Алсу Нигъмәтуллина алып барачак.

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”). Санкт-Петербургта татар җырларына багышланган лекция-концерт узачак. 21 гыйнварда шәһәр үзәгендә урнашкан А.Грибоедов исемендәге китапханәдә танылган татар композиторы, татар музыка сәнгате тарихында беренче булып скрипка концерты жанрында музыкаль әсәрләр иҗат иткән Мансур Мозаффаров (1902-1966) әсәрләре яңгыратылачак. Бу концертта “Питер буйлары” Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге карамагында оештырылган “Әллүки” кыллы квартеты чыгыш ясаячак. Музыкаль төркемнең бу тәүге концерты булачак, дип хәбәр итәләр “Питер буйлары” үзәгеннән.

Музыкаль программаны “Әллүки”нең җитәкчесе, халыкара һәм бөтенроссия бәйгеләре лауреаты, композитор Алсу Нигъмәтуллина алып барачак.

Алсу Нигъмәтуллина тумышы белән Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән, анда музыка көллиятен, аннан соң 2015 елда Санкт-Петербург консерваториясен тәмамлаган. Бүгенге көндә А.Я.Ваганова исемендәге Рус балет академиясендә сәнгать белеме һәм арт-журналистика юнәлешендә белем ала.

Китапханәдә оештырылучы музыкаль кичәдә Мансур Мозаффаров әсәрләре башкарылачак. Скрипкада Айгөл Шәяхмәтова һәм Юлия Кашшапова, альт уен коралында Марина Павленко, виолончельдә Евгения Игнатова, фортепианода Альбина Рәхимова уйнаячак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100