news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургның «Лента» гипермаркетында янгын чыккан

Кибеттән 800гә якын кешене эвакуацияләгәннәр.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген иртән Санкт-Петербургның «Лента» гипермаркетында чыккан янгынның видеосы социаль челтәрләрдә таралды. Бу турында ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Ялкын супермаркетның түбәсен чолгап алган.

Кибеттән 800гә якын кешене эвакуацияләгәннәр. Янгынның мәйданы 5 мең квадрат метрга якын тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot