news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургның Газа исемендәге мәдәният сараенда Альберт Әсәдуллин “Орфей һәм Эвридика” рок-операсында чыгыш ясады

Санкт-Петербургның Газа исемендәге мәдәният сараенда Альберт Әсәдуллин “Орфей һәм Эвридика” рок-операсында чыгыш ясады

(Санкт-Петербург, 7 март, «Татар-информ», Зәрия Хәсәнова). Кичә Санкт-Петербургның Газа исемендәге мәдәният сараенда Анатолий Журбинның "Орфей һәм Эвридика" рок-операсы куелды. Төп партияне милләттәшебез Альберт Әсәдуллин башкарды.

Альберт Әсәдуллин 1975 елда, И.Е.Репин исемендәге Ленинград сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты студенты, “Җырлаучы гитаралар” ансамбленең сәнгать җитәкчесе Анатолий Журбин тәкъдиме буенча, беренче совет рок-операсы "Орфей һәм Эвридика"да төп партияне башкаручы булып китә.

Бу рок-операда төп партияне югары музыкаль биеклектә башкарган өчен Альберт Әсәдуллин "Music Week" (Бөекбритания) музыкаль журналының махсус дипломына лаек була. Алга таба җырчы зур уңыш белән Р.Гринблатның "Фламанд легендасы" һәм А.Васильевның "Узыш" рок-операларында төп рольләрне башкара, халыкара ярышларда катнаша. Д.Тухманов, Ю.Саульский, А.Петров, С.Баневич, В.Гаврилин, В.Матецкий, И.Корнелюк кебек композиторлар белән иҗади хезмәттәшлек итә. Егерме елдан артык төрле музыкаль оешмаларда солист була. 1992-1995 елларда "Рок-опера" театрында, аннары "Альберт-клуб" иҗади үзәгендә эшли. 1998 елдан ул "Петербург-концерт" дәүләт концерт-филармония учреждениесе солист-вокалисты.

Татар халык җырларына нигезләнеп язылган “Мәһди” музыкаль- сәхнә әсәре зур мәдәни әһәмият алды. Театральләштерелгән “Мәһди” тамашасы Бөек Идел Болгарында исламны кабул итүенең 1100 еллыгында күрсәтелде.

Шунсын билгеләргә кирәк, Альберт Әсәдуллин Милли мәдәниятне ихлас пропагандалаучы буларак, үз программасына һәрчак туган телдәге җырларны кертә.

Газа исемендәге мәдәният сараенда “Орфей һәм Эвридика” рок-операсы зур уңыш белән үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot