news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургның 138нче урта мәктәбендә Муса Җәлил истәлегенә стенд ачылган

Мәктәптәге стендка кую өчен герой-шагыйрьнең сурәтен Санкт-Петербург татары Роберт Миф ясаган.

Санкт-Петербургның 138нче урта мәктәбендә Муса Җәлил истәлегенә стенд ачылган
Ренат Вәлиуллин

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Санкт-Петербургның Александр Невский исемендәге 138нче урта мәктәбендә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил истәлегенә багышланган «Истә тотарга һәм онытмаска» дигән хәтер стендын тәкъдим иткәннәр.

«Узган елда шундый ук хәтер стенды Санкт-Петербургның Калинин районындагы 146нчы мәктәптә булган иде. Стенд Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы вәкиллеге ярдәме белән ачылды», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин.

Һәйкәлне ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар һәм ветераннар, укытучылар һәм укучылар, шагыйрьләр, язучылар, шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге катнашкан.

«Бу мәктәп белән без дустанә мөнәсәбәттә, 138нче мәктәп укучылары ел саен „Җәлил укулары“ Халыкара әдәби конкурсында да катнаша. Стенд өчен Муса Җәлилнең сурәтен Петербург татарларының танылган рәссамы Роберт Миф ясады», — диде Ренат Вәлиуллин.

Аның әйтүенчә, алар мәктәп музеена «Мы шли на помощь тебе, блокадный Ленинград» китабын бүләк итеп биргәннәр һәм Невский Пятачок мемориалында экспедиция уздырган вакытта Татарстан кешеләре тапкан сугыш вакытыннан калган касканы тапшырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100