news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургка дошман пилотсыз очкычлары һөҗүм итте

Санкт-Петербург масштаблы БПЛА һөҗүменә дучар булды. Бу хакта шәһәр губернаторы Александр Беглов социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«6 июнь иртәсендә Петербургка хәрби билгеләнештәге пилотсыз аппаратлар һөҗүм итте. Һава һөҗүменә каршы оборона чаралары эшли», – дип язды ул.

Ленинград өлкәсендә 141 дрон юк ителгән. Аларның кыйпылчыклары берничә районга төшкән, нәтиҗәдә бер авыл янында янгын чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot