news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербург язучысы Ринат Газизов “Лицей” әдәби премиясе лауреаты булды

Пушкин исемендәге “Лицей” әдәби премиясе яшь язучылар һәм шагыйрьләр өчен гамәлгә куелган.

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Быел тагын бер татар егете Пушкин исемендәге “Лицей” әдәби премиясенә лаек булды. Әлеге әдәби премия лауреатлары Пушкин туган көнендә игълан ителә.

Санкт-Петербургта яшәүче Ринат Газизовның «Отправление» хикәяләр җыентыгы “Проза” номинациясендә беренче урын алды. Ринат Газизов Санкт-Петербургта яши.

Лауреатларның әсәрләре әдәби премиянең рәсми сайтына урнаштырылган.

2018 елда Булат Ханов Пушкин исемендәге “Лицей” әдәби премиясе лауреаты булган иде. 

  • Пушкин исемендәге “Лицей” әдәби премиясе яшь язучылар һәм шагыйрьләр өчен гамәлгә куелган. Премия үз алдына яшь иҗатчыларны ачу, алар иҗатын алга таба да күзәтеп бару, иҗатларын халыкара нәшриятларга тәкъдим итү максатын куя.
  • Премиягә 15-35 яшь аралыгындагы иҗатчылар дәгъва итә ала. Әсәрләр рус телендә язылган булырга тиеш.Премиянең гомуми приз фонды 4800000 сум. I урынга 1200000 сум каралган.
news_right_1
news_right_2
news_bot