news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербург яшьләре: Әти-әниләр татар телен белсә дә, безнең белән татарча сөйләшмәде

«Татарлар бергә тупланып торырга, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен онытмаска тиеш», - диде татар активистлары.

Санкт-Петербург яшьләре: Әти-әниләр татар телен белсә дә, безнең белән татарча сөйләшмәде
Зилә Мөбәрәкшина

Санкт-Петербургның «Мирас» милли-мәдәни үзәге яшьләре бер төркем татар журналистлары татар яшьләре белән очрашты. Алар татар телен өйрәнүләре, җанисәп турында фикерләре белән уртаклашты.

«Өйдә татар теле бөтенләй яңгырамады, чөнки әти-әнием, минем кебек, Санкт-Петербургта туган. Әтием татар телен белсә дә, безнең белән татарча сөйләшмәде. Әнием – яртылаш татар. Шунлыктан, мин туган телемне белмичә үстем. Балачакта барысы да минем белән рус телендә генә аралашты. Уку башлангач, туган тел турында уйларга вакыт булмады», - диде очрашуда Хәсән Бәдретдинов.

Ул җанисәп турында белмәвен әйтте. «Чөнки минем янга халык санын алучылар килмәде. Мөмкинлек булса, үземне татар итеп яздырган булыр идем. Милләтем буенча мин – татар. Минемчә, татарлар бергә тупланып торырга, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен онытмаска тиеш. Бирешәсем килми, куйган максатыма ирешәсем, туган телемне өйрәнәсем килә. Татар теле курслары барлыгын ишеткәч, кичекмәстән мәдәни үзәккә килеп, өйрәнеп карарга кылдым», - диде ул.

Артур Джураев тумышы белән Башкортстанның Салават шәһәреннән. 17 яшендә Санкт-Петербургка укырга дип килгән һәм шунда калган. «Татача сөйләшмим. Әти-әниләрем татарча аралаша иде, мине өйрәтмәделәр. Мәктәптә татар телен дә, башкорт телен дә укымадык. Хатыным татар теле курслары барлыгын ишеткән дә, миңа әйтте. Балаларым татар телен белмәгәч, туган телемне өйрәнеп, иң элек, үзем үрнәк күрсәтергә булдым», - диде ул.

Артур җанисәптә катнашмыйча калган. «Халык санын исәпкә алучылар өйгә килмәделәр. Санкт-Петербургта татар телендә сөйләшү өчен мохит юк. Үземне татар дип саныйм, Башкортстанда әби-бабайларга авылга кунакка кайта идек, татар сөйләме киң кулланылса да, татарча сөйләшеп китә алмадым. Шулай да, һәрчак туган телгә тартылдым. Эш, гаилә булгач, телне өйрәнергә вакыт аз кала. Минем өчен телне өйрәнергә авыр, чит телне өйрәнгән кебек. Мәдәни үзәктә генә татарча мохит бар», - ди ул.

Руслан Манаев Самарада туып үскән, әти-әнисе дә шуннан. «Санкт-Петербургта алты ел яшим. Күптәннән биергә өйрәнергә хыялланып йөри идем, бер танышым шушы үзәккә чакырды. Биредә татар телен дә өйрәнеп була дигәч, хәзер дәресләргә йөрим. Әнием татар телен бик яхшы белә, әтием татар булса да, татарча белми. Шуңа күрә гаиләдә һәрчак рус телендә аралаштык, туганнар килсә генә татарча мохит барлыкка килә иде», - диде ул.

Шәүкәт Усманов Ташкентта туган. 2015 елда магистратурада укыр өчен Санкт-Петербургка күченгән. Чех, инглиз, рус, үзбәк телләрен белә. «Хәзер тамырларым турында искә алырга булдым – татар телен өйрәнәм. Әбиләрем Башкортстан һәм Пермь якларыннан, соңрак Үзбәкстанга күченгәннәр. Әбием татар телен бик яхшы белә иде, кайбер татар сүзләрен аннан өйрәнеп калдым, ләкин өйдә тулаем татар мохите булмады. Әлегә мин Россия гражданины түгел, шуңа күрә җанисәптә мине искә алмадылар», - ди ул.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков яшьләр белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте. «Китаплар, журналлар, татар телен өйрәнү дәресләрендә материаллар кирәк икән, без сезгә ярдәм итәргә әзер. Ozon, wildberries кебек маркетплейсларда «Татмедиа»да чыга торган журналлар, китапларны сатып алырга мөмкин. YouTube хостингында Татмедиа Junior проектлары бар. Безнең материаллардан файдаланып, татар телен дә өйрәнү җайлы булыр», - диде ул.

Фото: © Шамил Садыйков

  • Очрашуда «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков җитәкчелегендә бер төркем Татарстан журналистлары - «Миллиард.татар» порталы җитәкчесе Арслан Минвәлиев, журналистлар - Регина Яфарова һәм Зилә Мөбәрәкшина катнашты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100