news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербург татары: Ленинград камалышында исән калучылар ризыкны бик кадерләде

Санкт-Петербург татары: Ленинград камалышында исән калучылар ризыкны бик кадерләде
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Санкт-Петербургта туып үскән, туганнары Ленинград камалышында булган Алия Ялышева шәһәр халкының икмәккә, ризыкка кадер-хөрмәт белән караганнарын сөйләде.

«Әтием Хәнәфи Ялышев һәм аның туганнары Ленинград камалышында калганнар. Безнең гаиләне генә әйтмим, Ленинград камалышында булган һәм исән калган һәр кеше икмәккә, ризыкка кадер-хөрмәт белән карый иде. Идәнгә ялгыш ипи валчыгы төшсә, әтием аны күреп, җиңел генә өреп, бармаклары белән алып куяр иде... Ризыкны бик кадерләп яшәде ул», - диде Алия Ялышева «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Ул туганнарының сугыш еллары турында алар сөйләргә яратмауларын искә алды. «Ленинград блокадасы турында сүз кузгатылса, бер сүз дәшмичә, авыр сулап куя иде әтием. Өлкән буын бу турында сөйләргә ашкынып тормады. Әбиләр, бабайлар бу теманы искә алырга яратмады. Бәйрәм көнендә генә: «Без күргәнне Ходай кемгә дә күрсәтмәсен. Алла сакласын без күргәнне сезгә күрергә», – дип әйтә иделәр», - диде Алия Ялышева.

«Исән калган кешеләр әле дә: «Барысы да кичә генә булган шикелле иде», – дип әйтә. Бүгенге көндә камалыштан исән калучылар сугыш вакытында бала булганнар. Бала вакытта кичергәннәр әллә ни истә калмый кебек. Әмма, сабый булуларына карамастан, бу вакыйга аларның гомерлеккә хәтеренә сеңеп калган. Шунысын төгәл әйтә алам: аларның психикасы, тормыш кыйммәтләре аерылып тора. Әти безгә барысын да сөйләргә теләмәсә дә, аның күзләрендә тирән хисләр чагыла иде. Һәм мин барысын да шуннан аңлап калдым», - диде ул әңгәмәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100