news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербург татары Ленинград камалышы турында: Ладога күле күп кешене коткарып калган

Санкт-Петербург татары Ленинград камалышы турында: Ладога күле күп кешене коткарып калган
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Санкт-Петербургта туып үскән, туганнары Ленинград камалышында булган Алия Ялышева Ладога күле аша эвакуацияләнгән кешеләр турында сөйләде.

«Шәһәрдән бердәнбер чыгу юлы Ладога күле аша булган. Ладога күле аша төзелгән маршрутны «Дорога жизни» дип атыйлар, чөнки ул – меңләгән кешене коткарып калган юл. Әтиләрне Ладога күле пристаненә алып килгәннәр. Сүз дә юк, алар ач була. Пристаньгә килеп җиткәч, аларны ашатканнар», - дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Алия Ялышева әйтүенчә, туганнары баржага утырып китәргә тиеш булганнар, ләкин тоткарланып калганнар. «Аллаһы Тәгалә саклагандыр, дим, алар утырырга тиешле баржаны күз алларында утка тотканнар: баржа бата башлаган һәм су астына киткән. Баржага утырып киткән балалар, аларның ата-аналары, әби-бабалары – барысы да батып үлгән. Әтием, дәү әнием, дәү әтием икенче баржага утырып, шәһәрдән чыкканнар. Аларны Себер якларына эвакуацияләгәннәр», - диде ул.

«Дәү әнием Зөһрә Ялышева камалыш вакытында, өч баласын ачтан үтермәс өчен, өйдәге әйберләрне ризыкка алмаштырган. Син теләгән әйбер дип карап тору юк, әйтик, дуңгыз мае биргәннәр икән, дәү әни аны табынга куймаган. Мөмкинлек булу белән, башка берәр ризыкка алмаштырырга тырышкан. Мәсәлән, шикәргә. Шулай да, дәү әни шулкадәр көчле булып кала белгән, аның үз диненә, мәдәниятенә тугры булып калуына хөрмәтем зур», - дип искә ала Алия Ялышева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100