news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербург татарлары җыенга әзерләнә

Җыен - Сабан туе кебек үк милли чара.

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). Санкт-Петербург татарлары җыенга әзерләнә. Бу хакта "Питер буйлары" татар оешмасы хәбәр итә. 
 
Җыен иртәгә, ягъни 23 июньгә, билгеләнгән. Анда милли уеннар һәм ярышларда катнашырга, татар милли ризыкларыннан авыз итәргә, концерт программасын тамаша кылырга һәм мастер-классларда катнашырга мөмкин булачак. Балалар өчен аерым мәйданчык эшләячәк. 
 
Шулай ук, җыен барышында "Файда" дип исемләнгән татар берләшмәсе белән таныштыру күздә тотыла. 
 
Җыен - Сабан туе кебек үк милли чара. Гадәттә авыл халкы печәнгә төшәр алдыннан күмәк җыен уздырып, үзара фикер алышкан, аралашкан. Анда авылның өлкәннәре һәм башлыклары да катнашкан, диелә хәбәрдә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100